Барлык яңалыклар

Әлфия Юлчурина психоневрология диспансерында чыгыш ясаган

"Алар да кемнеңдер балакайлары, туганнары..."

Әлфия Юлчурина психоневрология диспансерында чыгыш ясаган
Әлфия Юлчурина психоневрология диспансерында чыгыш ясаган

Башкортстанның халык артисты, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты Әлфия Юлчурина Иглин районындагы психоневрология диспансерында чыгыш ясаган. Иҗади төркеме белән ул дәваланучылар алдында бик матур концерт куйган. Тамашачылары аның моңлы җырларын рәхәтәнеп тыңлап, матур ял иткән һәм концерт һәммәсенең күңеленә хуш килгән.

Концерттан соң Әлфия ханым тәэссоратлары белән бүлешкән:  “...Шундый очрашулар тирән уйга сала, “шап” итеп җиргә китереп төшерә. КЕШЕ икәнебезне онытмасак иде...” дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Җырчы шулай ук концерт вакытында төшерелгән фото-видеолар белән дә бүлешкән.

Социаль челтәрләрдә язылучылары җырчының диспансерга барып концерт куюын хуплаган.

“Күзегезгә карап кына тыңлап утыралар... Хисләнеп... Аларның да туган йортлары, якыннары бар...Исләренә төшереп, үзләренчә уйланып утыралардыр инде. Аларның да безнең кебек йөрәкләре бар. Алар да кемнеңдер балакайлары, туганнары... Олы мәрхәмәтле эш башкаргансыз, күпме куандыргансыз бер гөнаһсыз бәндәләрне”, дигән Фәридә Абдуллина исемле язылучысы. Калганнар да аңа кушылып: “Зур савап алгансыз, Әлфия”,. “Шәп! Бик тә изге, саваплы эш”, дип язганнар.

Әлфия Юлчурина психоневрология диспансерында чыгыш ясаган
Әлфия Юлчурина психоневрология диспансерында чыгыш ясаган
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: