+17 °С
Яңгыр
Валентин Абрамовичка табиблар 2016 елда яман шеш диагнозын куя. Ул берничә операция кичерә, берничә тапкыр химиотерапия үтә. Табиблар аны ничек кенә коткарырга тырышмасын, модельер ракны җиңә алмый, 59 яшендә вафат була.
Бөерләрендә яман шеш барлыгы моннан 7 ел элек ачыклана. Тиздән метастазлар бөтен тәненә таралган. Бер ел эчендә таралган. Кутюрье әйтүенчә, шушы яман чир белән бүгенге көнгә кадәр көрәшергә аңа Ходай ярдәм иткән һәм, әлбәттә, аны карап, кайгыртып торучы гаиләсе, якыннары.