Барлык яңалыклар

Танылган модельер Вячеслав Зайцев вафат

Ул егерме яшенә кадәр әнисе фамилиясен йөрткән. Исемен дә алыштырган. 

Танылган модельер Вячеслав Зайцев вафат
Танылган модельер Вячеслав Зайцев вафат

Вячеслав Зайцев Мәскәүдә вафат була. Аңа 85 яшь иде. Соңгы вакытта ул бик нык авырды. 

Кичә, 30 апрельдә, аның хәле тагын да ныграк аламаланган - ашказанында кан китеп, хастаханәгә илткәннәр. Анда ул реанимациядә үлгән.

2016 елда Зайцевка Паркинсон авыруы диагнозы куелган. Дәвалап булмый торган бу чир былтыр тагын да көчәйгән. Соңгы айларда модельер үзе йөри дә, сөйләшә дә алмаган.

Тормыш юлы.

Вячеслав Зайцев 1938 елда Иваново шәһәрендә туган һәм егерме яшенә кадәр әнисе фамилиясен йөрткән - Кокурин булган. Аның әтисе Михаил Яковлевич сугыш китеп, әсирлеккә эләгә, аннары аны Ватанга хыянәт итүдә гаепләп, лагерьгә озаталар.

Зайцевка исемне әтисе сайлаган булган - СССР Тышкы эшләр министры Вячеслав Михайлович Молотов хөрмәтенә Вячеслав дип кушкан, әмма, үсеп җиткәч, модельер үз исемен кыскарткан, чөнки гел Сталин министрын исенә төшереп торасы килмәгән.

Әнисе Вячеславны һәм аның абыйсы Владимирны ялгыз үстергән. Малайларның язмышлары төрлечә үрелә. Владимир яшь чагында ук бик шук була, җинаять юлына басып, колониягә эләгә, аннан эчкегә сабышып, иртә үлә.

Ә Вячеслав җитди карашлы егет булып үсә, яхшы укый, рәсем төшерү сәләте дә була. Мәктәптән соң Ивановода химия-технология техникумына укырга керә һәм тукыма рәссамы белгечлеген үзләштерә. Иваново - тукымачылар шәһәре, Вячеслав популяр һәм кирәкле һөнәр алуына карамастан, аңа бу гына аз кебек тоела, һәм ул Мәскәүгә китә, анда тукыма институтына укырга керә.

"Мин бик актив идем, яңа идеяләр ташып торды. Идеялар миңа, гадәттә, төнлә килә иде, шуңа күрә төшемдә дә эш белән хыяллана башладым", - дип сөйләгән модельер бер интервьюсында.

Чыганак: кп.ру, лента.ру

Танылган модельер Вячеслав Зайцев вафат
Танылган модельер Вячеслав Зайцев вафат
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: