Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаева икенче бәбиен көтә?

Җырчы подписчиклары сорауларына җавап биргән. 

"Татар-информ" архивы
Фото:"Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Чираттагы «сорау – җавап» вакытында Гөлназ үзенең тагын әни булачагы турында әйткән. 

«Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз?» – дигән сорауга ул, әллә чынлап, әллә уйнап: «9 айдан», – дип җавап кайтарган. 

«Тагын 10 елдан үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?» – дигән сорауга да ул: 

«Үз исемен булдырган артист, кадерле хатын һәм ике балабызның яраткан әнисе итеп күз алдына китерәм. Ул вакытка ирем дә азрак картаер һәм минем энем түгел, ә ирем кебек күренә башлар, дип өметләнәм», – дип  язып куйган. 

Гөлназ Асаева кызлары Динәгә няня эзләве хакында да әйткән.

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас: