Лилия Хәмитова улын күрсәтте

Җырчының язылучылары аның улын үзенә охшаткан. 

© социаль челтәрләр Бу хакта тулырак© социаль челтәрләр Бу хакта тулырак
Фото:© социаль челтәрләр Бу хакта тулырак

Җырчы Лилия Хәмитова социаль челтәрләрдә улы Әмирне күрсәтте. Аның фотосы белән янәшәсенә җырчы үзенең 18 яшендә төшкән фотосын да куйган. 

«Улым Әмир кулыма биреп: «Әнием, син – минем яшьтәшем», – диде. Әйе, унсигез яшьлек чагым. Үткән гомер…– дип шәрехләгән ул фотоларны. 

Әмирнең йөз чалымнары бик тә әнисенә охшаган. Бу хакта Лилия Хәмитованың язылучылары да комментарийлар калдыра. «Тач син икән, бәхетле булсын», «Лилия, бик акыллы, матур, тәртипле бала үстергәнсең. Бәхетле, тәүфыйклы булсын», «Нинди чибәр. Күз тимәсен. Әле кичә генә бала табу йортыннан алып чыгып, исем куштырган идек бит. Тиз уза гомер», «Лилия апай, сөлек кебек егетең – таянычың, горурлыгың, терәгең. Бәхетле булганын күреп яшәргә язсын», – ди җырчының виртуаль дуслары. 

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас