Испаниядә якташлары белән очрашкан

Җырчы Фирүзә Париж: "Самавыр кайнатып, мәтрүшкә һәм карлыган яфрагы белән чәй эчтек".

Испаниядә якташлары белән очрашканИспаниядә якташлары белән очрашкан
Испаниядә якташлары белән очрашкан

Моңлы тавышлы җырчыбыз Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Париж Испаниядә яшәүче башкорт хатын-кызларын бергә җыеп, очрашу уздырган.

Туган якларыннан еракта гомер итүчеләр башкортча җырлар җырлап, аралашып утырган. Фирүзә Париж шушы очрашу мизгелләрен видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырган. Бу хакта Интертат хәбәр итә.

“Тормыш – могҗиза. Бүген – тарихи мәл. Менә шулай җыелдык. Барселонадан зур хөрмәткә ия булган Гөлгенә апай да килде. Ул – Испаниядәге башкорт хатын-кызларының лидеры. Севильяда яшәүче кызлар аңа башкорт милли бизәнү әйберләре бүләк иттеләр.

Самавыр кайнатып, мәтрүшкә һәм карлыган яфрагы белән чәй эчтек. Табыныбызда – казылык, бавырсак. Барысы да үзебезчә”, – дип язган Фирүзә Париж.

Очрашуның кунаклары Башкортстаннан еракта да “үзләре булып калулары” хакында сөйләгән.

“Башкортстаннан икенбезне беркайчан да онытмыйча, гаиләләрдә балаларыбыз белән башкортча сөйләшеп яшик. Бу илгә зур рәхмәт, әлбәттә. Бик толерант ил, барыбызны да җылы кабул итте. Ләкин кайда яшәсәк тә, үзебез булып калсак иде”, – дигәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас