Барлык яңалыклар

"Урының оҗмахта булсын!"

 Данир Сабиров: Уфада берничә көн карый иде тамашамны, аннары Чаллыга килә... Казанга да килә иде.  

"Урының оҗмахта булсын!"
"Урының оҗмахта булсын!"

Юмор остасы, пародист, җырчы Данир Сабиров социаль челтәрләрдә тамашачылары белән актив аралаша. Аның бер хәбәре астында Фәридә Әхмәтсафина исемле кеше кайгылы хәбәре белән уртаклашкан: "Римма апа Сургуттагы концертыгызга барырга җыенган иде, билет та алып куйды, тик, кызганычка каршы, бара алмады инде, юл һәлакәтенә эләгеп үлде..." 

Данир ул тамашачысын бик яхшы белгән икән, әлеге хәбәр аны тетрәндергән. Бергә төшкән фотосын куеп болай дип пост урнаштырган:

"Тамашачым юл казасында һәлак булган. Тугры тамашачым... Уфадан, Римма исемле тамашачым. Уфада берничә көн карый иде тамашамны, аннары Чаллыга килә... Казанга да килә иде. Бу атнада да ул Сургуттагы концертыма килергә тиеш булган. "Матур смсларыгыз белән мине канатландырганыгыз өчен рәхмәт. Бик жәл, Римма апа. Урыныгыз оҗмахта булсын. Якыннарыгызның авыр кайгысын уртаклашам", - дип язган ул.

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: