Яңа йолдызлар яңача балкый

Сәхнә “резиновый” түгел дигән булалар. Ничек кенә “резиновый” әле!

Яңа йолдызлар яңача балкыйЯңа йолдызлар яңача балкый
Яңа йолдызлар яңача балкый

Сәхнә “резиновый” түгел дигән булалар. Ничек кенә “резиновый” әле! Татар эстрадасын гына карагыз сез! Чиксез-кырыйсыз күк диярсең. Йолдызларның ниндие генә юк анда: эресе, вагы, үзаллы гына җемелдәгәне, ире-хатыны- баласы бер “йолдызнамә” булып тезелеп балкыганы... Әлбәттә, барысы да гел балкымый. Кайсыдыр якты эз калдырып кинәт атыла, кайсыдыр сизелми генә күздән югала. Сизелми, чөнки алар урынына икенчеләре кабына тора. Хәтта махсус күзәтеп барам дисәң дә, эстрада җырчыларының барысын да исемләп белеп бетереп булмыйдыр. Андый хәтерле кеше тумагандыр әле ул. Шуңа күрә кемнәрне беләсез дигәндә, һәркем чагурак балкыган, “ак пиар”,“кара пиар”ын бергә кушып, кеше күз алдыннан бер генә көнгә дә югалып тормаган җырчыларны атыйлар. Без- башкортстанлылар, мәсәлән, үзебезнең якташларны барлаудан башлыйбыз. Алар булмаса, татар эстрадасы сүнгән булыр иде дип тә җибәрәбез әле. Сүнүен сүнеп үк бетмәс иде, әмма нык кына тоныкланыр иде, мөгаен. Әмма... “безнекеләр”дән тыш та татар эстрадасында шактый кызыклы яшь йолдызлар бар икән. Күптән түгел “Бер концертта өч артист” проекты концертын караганда шундый фикергә килдем. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәргә кирәк. Һәр тамашаның үз тамашачысы була. Кемдер спектакль карарга ярата, ә кемдер - концерт. Тик концертның да кемдер “солянкасы”на мөкиббән, ә кемдер бер генә җырчыныкына бара (хәер, һәр җырчының төркеме дистәгә якын кешедән тора инде ул). Миңа калса, “ВиП-арт” продюсерлар үзгенең әлеге проекты бу җәһәттән иң отышлысы: өч сәгать дәвамында бер генә җырчыны тыңлап та утырмыйсың, концерт ахырына кадәр сәхнәгә яңа чыгучы белән исәнләшеп арып та бетмисең.

Шулай итеп, мин тамаша кыласы концерт афишасында өч җырчы егетнең сурәте тора иде. Ә юк, биш икән! Тамашаны “Мунча ташы”нда шомарып, танылу яулаган кабатланмас юмор осталары Илгиз Гыйфанов белән Рөстәм Хәсәнов (тагын шул үзебезнеке инде - Башкортстан егете!) алып барды бит. Ә җырчылары - Татарстанныкы. Мин араларыннан Илнат Фәрхуллинны гына белә идем. Анысы да “Казан егетләре” төркемендә җырлап йөргән чагыннан. Ә менә Илшат Сафин белән Рәфис Кәлимуллин минем өчен ачыш булды, гәрчә Татарстанда алар шактый танылган, популяр йолдызлар булсалар да. Хәтта һәркайсы үз концерты белән чыгыш ясарга да өлгергән инде. Егетләрнең тамашачылар белән аралашу манерасы да, “утлы табада биегәндәй” бер урынга ике тапкыр басмый гына сәхнәдә чыгыш ясаулары да бер-берсенә күпмедер дәрәҗәдә охшаш. Аларның  яшьлек дәрте, ташып торган энергиясе залдагыларга бик тиз күчте. Яшь кызлар гына түгел, хәтта юанаеп, билләре күптән югалган ханымнар да сикереп торып биергә кереште.

Ә бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла соң бу йолдызлар дисезме? Тавышлары һәм репертуарлары белән. Анысы һәркайсына үзгә бит.

Безнең тамашачыларның бер үзенчәлеге бар – белгән җырчысына йөри алар. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә гадәт дип тә әйтергә буладыр моны. Былтыр концертын караган ул аның, өченче ел... Һәм быел да бара! Язын килсә, язын бара, көзен килсә, көзен тагын бара! Ә башка концертка йөрми, чөнки акчасы җитми... Шуңа күрә афиша такталарында бер үк йөзләр кабатлана да инде. Юк, мин моны начар димим. Бары тик төнге күктә Чулпан йолдыз гына балкымаган кебек, эстрада күгендә дә җырчы-йолдызлар бихисап. Аларның кайсы чагурак икәнен белер өчен, һичьюгы чагыштырып карар мөмкинлек кирәк. Яңа ачышлар шактый кызыклы була ала икән бит.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас