Чулпан – сәхнә йолдызы

"Нур"лы йөзләр.

Чулпан – сәхнә йолдызыЧулпан – сәхнә йолдызы
Чулпан – сәхнә йолдызы

"Нур"лы йөзләр.

 

Сәхнә – ул  биеклек, зур көч салырга, сынауларны үтәргә әзер талантлар өчен булдырылган биеклек. Шуңа ия булганнар гына сәхнәдә калып, кешеләр күңелендә очкын кабызырлык йолдыз булып балкый. Чулпан Раянова “Нур”ның шундый йолдызы. Бүген без аның белән якыннан таныштырабыз.

 

- Мин Чакмагыш районы үзәгендә гади хезмәт уңганнары Фәнүзә белән Илдар Раяновлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием белән әнием бер эштән дә курыкмаска, башлаган эшне ахырына кадәр җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте. Илнур исемле энекәшем бар.

– Театр сәнгатен сайлау уе кайчан килде, Чулпан?

– Бу илаһи дөньяга кызыксыну, мәхәббәтне миндә Фәнүзә нәнәем уятты.

Ул мине беренче тапкыр сәхнә дигән сихри урынга бастырды. Мин әле бик кечкенә идем. Артистка булу теләге урта сыйныфларда укыганда тугандыр. Сыйныфташларым: “Бик матур җырлыйсың, артистка булырсың, мөгаен”, –диләр иде. Үсә-үсә тормышның тиз үтүе турында уйландым. Башымнан: «Артистка булсам, мин үз гомеремдә әллә ничә кеше тормышы белән яши алам бит», – дигән уй узды. Һәм мин бу ныклы карарга килдем. Нәнәй белән халык театрына сирәк кенә йөрсәм дә, профессиональ спектакльләрне бер дә караганым юк иде. Бер мәл “Азат хатын” журналы килде,  тышында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының рәсеме урнаштырылган иде. Мин шуны кисеп алдым да, әниләргә: «Мин шул театрда эшләячәкмен, Казанда яшәячәкмен», – дип белдердем. 


 – Катгый белдерү. Ә моның өчен авыл баласына сәнгати осталык багажын туплау кирәк бит, анысын ничек хәл иттегез?

– Тугызынчы сыйныфтан соң имтиханнарны тапшырып, бернинди музыкаль белемем булмаса да Октябрьский музыка училищесының фольклор бүлегенә  укырга кердем. Укытучыларыма рәхмәтем чиксез. Алар  күзләремдәге очкыннарны күреп, хыялыма ирешүгә зур өлеш керттеләр. Аллаһы Тәгалә миңа гел юлларын ачып торды. Киңкырлы белем, күп һөнәр бирделәр. Беренче курста 12 кеше идек. 3 кыз гына диплом алдык, бер кыз бәби табып белешмә алды. Башкалар төшеп калды, уку таләпләре шундый каты иде. Галия Закир кызы Мусина классында укыдым. Кубыз, курай, фортепиано, думбра, хор белән ныклап шөгыльләндек, күптавыш белән җырлау осталыгына өйрәндек. Чакмагышта гимназиядә укыган елларда, мәктәп белән өй арасын (3 чакрымлап) өчәр кат урарга туры килә иде. Шунда кычкырып  җырлап кайта идем.

– Гадәттә әти-әниләр артист һөнәренә шикләнеп карыйлар.

– Әти-әнием минем юрист булуымны теләделәр.  9нчы сыйныфны тәмамлагач, аларны тыңламый Октябрьскийга чыгып киттем. Әни диплом алганнан соң, ниһаять, юристлыкка укырсың дип уйлады. Ә мин инде апрель аенда Казанга барып, укырга керү шартларын белешеп кайткан идем.

Мин 30нче июньдә туганмын. Бик уңайлы вакыт ул. Гадәт буенча, котлап акча бирәләр бит. Тугызны тәмамлагач, тупланган акчаны тотып, Октябрьскийга киткән идем, бу юлы мине Казан көтә иде. Әнигә: “Мин Казанга китәм, документларым яртысы анда”,– дидем. Әнкәй мине, үзсүзле кызын, Дүртөйлегә кадәр генә озата килде дә, 500 сум акча бирде һәм үзе кайтып китте. Ә бу 2004 ел, бу акчага мин бер якка гына билет ала ала идем. Әни мине кире кайтыр дип уйлаган. Ә мин хыялым чакырган Казанга киттем. Әни кеше түзәме соң,  1-2 көн борчылып, дәшми торды да, аннары: “Кая акча салыйм?” дип шалтыратты. Ул гына түгел, кода гына булган кешеләрне юллап табып, миңа урнашырга ярдәм итте. Аннары инде һөнәремнең кыенлыкларын аңлап, төп ярдәмчеләремә әйләнделәр. 

– Казан ничек каршы алды?

- Матур каршы алды мине Казан. Ләкин акча җитми бит инде, әти-

әнидән көтеп яту килешми. Мин маршрут автобусында кондуктор булып эшләдем, имтиханнар тапшырдым.

– Имтиханнар кайсы ягы белән истә калган, Чулпан?

- Соңгы өлештә сочинение яздырдылар. Ә мин аны шигъри юллар

белән яздым. Кызык булып чыкты ул. Декан мине чакыртып алды, нигә алай иттең, ди. Шунда мине Фәрит Зиннурович үзе дә яклашты, үзенчәлекле алым, дип бәяләде һәм минем бу эшем үтте.

Укырга кердем. Безне август башында ук чакырып алдылар. Иртә чакыртуның сәбәбе шул булып чыкты, безне – биш яшь кешене – Г.Камал театрына эшкә алдылар. “Зәңгәр шәл”, “Кара чикмән” спектакльләрендә күмәк күренешеләрдә Камал сәхнәсенә чыктым! Студент вакытта бөек артистлар белән бер сәхнәдә эшләү горурлык иде.  Фәрит Бикчәнтәевның актерлык-режиссерлык  курсында укыдым. Курсташларым да гел талантлы актерлар булып чыкты. Алар – Камал театры артистлары Эмиль Талипов, Алмаз Гәрәев, Ләйсән Фәйзуллина, Айгөл Миңнуллина, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Гөлчәчәк Гәрәева (Хәмәдинурова), Ирек Кашапов, драматург Илгиз Зәйниевнең уңышларына сөенеп яшим.  Без бүген дә дуслар, элемтәдә торабыз.

- Беренче сәхнә чирканчыгы ничек истә калган? Куркытмадымы?

– Дөресен  әйткәндә, куркыныч булды. Режиссер кычкырып җибәрә, югалып калган чаклар да була. Бик зур әзерлек булды ул. Сөйләм теле буенча гына да безнең белән 3 педагог эшләде.

- Казанда калу теләге булмадымы? Уфа тарттымы?

- Казан күп мөмкинлекләр, тирән белем бирде. Бик яхшы укыдым.

Анда калу мөмкинлегем булса да, Уфага кайтырга теләдем. Минем Мәскәүгә китеп бару мөмкинлеге дә бар иде. Дәүләт имтиханнарын тапшыргач ГИТИСка театр тәнкыйтьчесенә укырга чакырдылар. Әмма анда укыр өчен кыйбат Мәскәүдә яшәү, уку мәсьәләсе тора иде. Ә минем сер бирәсем килмәде: “Театр тәнкыйтьчесе – ул яхшы актер була алмаганнар эше” дип белдердем (көлә. авт). Мин “Нур”га ашыктым! Татар театры булуы белән үзенә чакырды ул. Минем өчен үз туган телемне саклау – иң зур бурыч. Туган телемә тугры калдым, кибетләрдә дә татарча сөйләшәм мин. Минем өчен иң мөһиме – татар театры артисткасы булу! Балаларның да телләре татарча ачылды, әмма урыс телле тәрбиячеләргә эләктеләр. Даян татарча яхшы сөйләшә.

 – Бервакыт сез Уфадан китеп тордыгыз, ни сәбәпле булды ул?

– Уфага кайткач, бөтенләй икенче тормыш башланып китте. Мин ул вакытка балаларымның әтисе булачак кешене очраткан идем инде. Үземнең дә инде әни буласым, бәби сөясем килә иде, гаилә кордык. Ә “Нур”да ул вакытта тулай торакта кысан гына бер бүлмә бирәләр иде. Яшәп карадык та, уйлаштык та, Туймазыга барып урнаштык. Бу адым актер өчен бер баскыч төшү кебек булса да, андагы уңайлы шартларда мин эшләдем дә, балаларымны да сөеп үстердем. Ходай үзе ярдәм итә килгән. Башта улыбыз Даян туды, аңа 4 яшь 8 ай булганда кызыбыз Иркә дөньяга килде. Ә инде Даян укырга төшәр вакыт җиткәч, сайлау туды – яки Уфага күченәбез, яки монда гомергә төпләнәбез? Без Уфаны сайладык. 

– “Нур” ничек каршы алды?

- “Нур” безне көтеп торган, “Кайтуыгыз белән!” дип, бик шат каршы алдылар. Әйтерсең, 8 ел югалып тормаганбыз, Марат та, мин дә хәтта үз гримеркаларыбызга кереп утырдык.

- Балаларыгызның театрга мөнәсәбәте ничек, Чулпан? Актриса һәм яхшы әни булу катлаулымы?

- Даян гыйнварда туды бит инде, мин февраль ахырында эшкә чыктым.

Шунда сәхнә артында үсте, тәпи китте, бутафория  алмасы кимереп йөрде инде (көлә. авт). “Театрыгыз туйдырды”, диде бермәл. Чакырсак та, килергә яратмый, анда кеше күп, ди. Ул абсолют ишетү сәләтенә ия, матур җырлый, иҗади рухлы малай. Биредә ул “Буратино” әкиятендә Пьероны уйнады. Артистлык бар анда, сурәтләрне оста ясый. Кызым артисткадан башка кеше була алмас инде. Әле балетка йөри. Энемнәр гаиләсе белән матур аралашып яшибез, Иркә туганнары белән төрле чаралар оештыра. Режиссер булам, ди. Үз уйлары, язмышларын үзләре сайласыннар. Кем булсагыз да, канәгатьлек алырлык язмыш булсын, димен үзләренә. Әни булуның авырлыгы шунда - балаңа кирәк вакытта кирәкле киңәш бирә белергә кирәк. Ул куелган программа буенча яшәми. Бала робот түгел! Аның да уйлары, фикерләре бар. Шуңа күрә, аларга карата игътибар булырга, һөнәр һәм гаилә тигез алып барылырга тиеш. Әни кеше баласына яратуын белдерергә тиеш.

– Чулпан, иҗат юлыңда туган уңышлы образларыгыз күп. Әмма бүген Фатыймага тукталып үтәсе килә. Бу роль өчен Пермь краенда узган «Сообщение» IV Халыкара театр фестивалендә “Иң яхшы хатын- кыз роле” дигән зур бүләккә лаек булдыгыз. Тәнкыйтьчеләр бу ифрат катлаулы эшегезне югары бәяләп, “Чулпан Раянова зур мөмкинлекләргә ия, көчле актриса” дигән бәһа бирде! Зур танылу алып килгән бу спектакль бүген дә  “Нур” репертуарындагы иң уңышлы әсәр. Бу ифрат катлаулы, драматик Фатыйма образы ничек туды?

- Әйе, бик кызыклы, яраткан образларым бар. Туймазыда да алар күп  калды.

Ә менә Фатыйма?! Чынлап та, бу бәяләүдә зур бәхет тойдым, бар да юкка түгел, дип инандым. Тагын да илһамланып эшләргә көч өстәлде. Димәк, мөмкин! Минем өчен зур шатлык булды ул. Бөек Станиславский: “Театр –ул бөтен коллектив эше!” дигән. Бик дөрес фикер. Ирешкәннәребез – уртак көч салу нәтиҗәсе! Кеше тормышы шулай төзеләдер инде – үкенечләр, отылулар, кире кагылулар, ә монда бар да чын. Генетик хәтер дигән нәрсә бу. Нинди генә образлар эләкми, нинди генә кешеләрне уйнарга туры килми. Ә Фатыйма? Ул тулысы белән мәрхүмә нәнәй сөйләгәннәргә бик төгәл туры килә. Авыр еллар турында аның сөйләгәннәре төшләремә керә иде. Нәнәйле балачагым өчен Ходайга рәхмәтлемен. Спектакльдәге шатлыклы кичерешләр дә, әрнүләр дә нәнәем сөйләгәннәрне тергезеп бастырды, бар да йөрәгем, хәтерем, җаным аша үтте... Мин бу образ турында көннәр буе сөйли алам...  Минем сәхнәдә бер хәрәкәтсез басып торуым да күңел халәтемне аңлатырга тиеш. Бу минем беренче зур җиңүем булды. Фатыйма роле минем бөтен стереотипларны җимерде.

– Чечняда сезнең белән гажәп хәл дә булган бит әле?

- Әйе. Спектакль беткәч, коридорда, ике чечен каршыма килде

һәм: “Фатыйманы сез уйнадыгызмы?” дип сорадылар. Мин каушабрак: “Әйе” дидем. Шунда икесе дә алдыма тезләнделәр дә: “Спасибо вам! Мы еще раз поняли ценность наших жен и матерей!”– диделәр. Анда мине үзләренә охшатып, “Нишләп сездә чечен кызы уйный?” дип сораучылар да булды.

- Гадәти тоелса да, Сезнең кебек киң амплуалы актрисага нинди

образлар уйнарга телисез дигән сорауны бирми булмый, Чулпан?

- Ходай насыйп итеп, гомерем озын булып, режиссерлар

мөмкинлегемне күреп рольләр бирсә, төрле пландагы, төрле холыктагы образлар тудырасым килә. Бер амплуада калырга язмасын. Төрле капма-каршылыклы рольләрдә уйнарга хыялланам. Чөнки актер, ул тудырган  образлар үсәргә тиеш. Функциональ актерлардан куркам. Актер бик сыгылмалы булырга тиеш. Артист сәхнәгә ни өчен  чыкканын дөрес аңларга тиеш. Шуңа күрә рольләремне энә күзеннән үткәрәм. Ул сәхнәдә үзен күрсәтергә түгел, ә герой  язмышы белән яшәргә бурычлы. Ул көлдерепме, елатыпмы, ләкин мәгънәле итеп кешеләрне акылга өйрәтергә тиеш. Театр сәнгате беркайчан да бетмәсен иде!

- Ихлас аралашуыгыз өчен рәхмәт, Чулпан. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

 

Чулпан – сәхнә йолдызы
Чулпан – сәхнә йолдызы
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас