Талларым, талларым, талларым...

Хәтерлисезме шушы җырны? Илсөя Бәдретдинова аны яңарткан.

Талларым, талларым, талларым...Талларым, талларым, талларым...
Талларым, талларым, талларым...

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Талларым җырын яңарткан.

Бәләкәйдән җырлап үскән, Зәйнәб ханым Фәрхетдинова, Винера ханым Ганиева башкаруында яратып тыңлаган, рәхәт җыр. Бу җырның авторы Зиннур абый Сафиуллин белән киңәшләштек тә, яңартырга булдык. Машинада кычкырып җырлатып, кушылып җырлап йөрегез. Видеолар төшерегез, мин үземә куярмын, – дигән җырчы социаль челтәрләрдә.

Тамашачылары, иҗатташ дуслары да бу “яңа” җырны ошатканнар. Комментарийларда: “Афәрин! Яшьлектә яратып җырланган җырларга яңа сулыш биреп, тагын да матур итеп башкара.”,”Бу җыр өчен рәхмәт, Илсөя! Яшьлеккә кайткандай булдым”, - дигәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас