

Билгеле булуынча, Данир Сабиров әлеге көннәрдә Себер якларында гастрольләрдә йөри. Тобольск шәһәрендә концерт вакытында бер ханым сәхнәгә менеп, Данирга авыл күчтәнәчләрен өләшкән. Бу видеоны җырчы социаль челтәрдәге битендә урнаштырган.
- Буш кул белән килгән дип уйламагыз, менә сезгә кәҗә сөте алып килдем, - ди ханым пакетыннан шешәсен чыгарып.
Данир сөтне алып: "Атаданмы, анаданмы? Ә, анадыр инде?" - дип сорап, залда утырган халыкны көлдерә.
Ханымның күчтәнәчләре моның белән генә чикләнми, җырчыга кәҗә сөтеннән эшләнгән каймак һәм эремчек бүләк итә. "Эремчек бик файдалы, кызларның сөякләре нык булсын!", - ди үзен Фәүзия Шакир кызы дип таныштырган ханым.
Яраткан җырчыңның күңелен күрү, сәхнәгә менеп, үзе белән сөйләшү өчен нәрсә генә бүләк итмәссең!