

45 ел элек Халит Фәтыйхов башкорт эстрада сәнгатенә зур ачыш булып килеп керде. Шушы еллар эчендә ул Башкорт дәүләт филармониясенең оста баянчысы, иҗатташ коллегаларының ышанычлы дусты, яшь башкаручыларны баян серләренә өйрәтүче киңәшче булып танылды. Ике республикада үткән баянчылар конкурсларының җиңүчесе, ә хәзер инде күп бәйгеләрдә ул үзе яшь баянчыларга бәя бирүче жюри әгъзасы.
Халит Фәтыйховтың үзенчәлекле, бай иҗат юлы истәлекле вакыйгаларга, чагу онытылмас очрашуларга бай. Аның иҗади тормышы халык арасында, тамашачы тулы залларда, күркәм сәхнәләрдә үтә. Талантлы баянчы – аккомпаниаторны юбилее белән котларга яраткан тамашачылары, дуслары, якыннары, якташлары җыелды.
Кичәдә БР башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның котлау хатын БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов укып ишеттерде: “Сезнең талантыгыз башкорт сәнгатендә чагу күренешкә әйләнде. Сез - танылган музыкант, республиканың оста баянчы-аккомпаниаторы. Соклангыч музыкаль ритм, сәхнә сөйкемлелеге, артистизм сезне тамашачыларның ихлас сөюен яулаган халык артисты дәрәҗәсенә күтәрде. Соклангыч техника, импровизатор таланты һәм ижади инициатива сезгә профессиональ баянчылар сафында беренче булырга мөмкинлек бирде”. Халит Фәтыйховның башкорт эстрада сәнгатендәге фидакарь хезмәтен бәяләп, аңа Башкортстан Республикасының зур бүләген Салават Юлаев ордены тапшырылды.
Бай концерт программасында юбилярның иҗатташ дуслары Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фәдис Ганиев, Башкортстанның халык артислары Әлфия Юлчурина, Лилия Фатыйхова, Радик Вәлмөхәмәтов, Дамира Саетова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артистлары Лилия Биктимерова һәм Айгөл Сагынбаева, Башкортстанның атказанган артисты Искәндәр Газизов һәм башкалар чыгыш ясады.
Юбилей кичәсе котлауларга, җыр-моңга, дәртле биюләргә бай булды. Халит Фатыйховның баян телләреннән агылган моң күңел кылларын тибрәтеп, онытылып барган хатирәләрне яңартты, берчә моңландырды, берчә сагышка чорнады, берчә шатландырды, күңелләрне җилкәндерде. Соклангыч таланты, ихлас елмаюы белән тамашачыларның күңелләрен әсир иткән баянчының бәйрәменә килгән кунаклар: “Рәхмәт, Халит, син безнең чын халык артистыбыз”, - дип изге теләкләр, яңа очрашулар теләп таралыштылар.
Яраткан артистыбызга сәламәтлек, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!