

Туксанынчы елларда сериаллар әлеге кебек күп түгел иде, Мексика, Бразилия сериалларының чыккан берен гипнозланган кебек карый идек. Шул чорның “Просто Мария”се аеруча күңелгә кереп калды. Сез дә аны хәтерлисезме?
Фильм болай башланып китә: ярлы гаиләдә туып-үскән, белемсез, әмма алдына зур максатлар куйган тырыш һәм чибәр Мария башкала Мехикога килә. Анда ул бай малае Хуан Карлоска гашыйк була. Ә ул - әтисе җилкәсендә яшәүче ялкау, укуын да вакытында тәмамлый алмаган, хатын-кызлар артыннан чабучы егет. Алар арасында мәхәббәт кабына, Мария авырга калып, малае туа, ә Хуан Карлос аңа әле өйләнергә җыенмый...
Сериалның төп герое, миллионлаган халыкның сөюен яулаган Виктория Руффо бүгенге көндә ничек яши икән?
Бу сериалны караганга утыз елдан артык вакыт үтсә дә, Виктория элекке чибәрлеген югалтмаган, шундый ук сөйкемле һәм тагын әллә ничә сериаллар герое...
Виктория Руффо 1962 елда Мехикода күп балалы гаиләдә туган.
Викториянең “Просто Мария” сериалы белән иҗаты гына түгел, шәхси тормышы да бәйле. Фильм төшергәндә ул сценарист Эухенио Дербес белән таныша, һәм алар арасында мәхәббәт уты кабына. 1991 елда өйләнешәләр һәм бер елдан Хосе Эдуардо исемле уллары туа. Шунысы кызык, фильмда Мариянең каенанасын уйнаган Сильвия Дербес тормышта да актрисаның каенанасы булып куйган.
Ләкин бу гаилә тиз таркалган. Актриса сүзләренчә, ире аның популярлыгына түзә алмаган, уңышларыннан көнләшкән. Ә үзе карьера баскычыннан күтәрелә алмаган. Эухенио алимент түләүдән дә баш тарткан, улы белән күрештерми дип Викториягә яла яккан. Һәм монда Виктория нәкъ фильмдагы Мария язмышын кабатлый: элекке ире аның баласын тартып алырга тырыша, ләкин булдыра алмый. Әмма улы Хосе Эдуардо үскәч, көтмәгәндә әтисе белән яшәргә теләк белдерә.
2001 елда Виктория Руффо икенче тапкыр кияүгә чыга. 2004 елда актрисага 42 яшь тулгач, игезәкләре – кызы һәм малае дөньяга килә. Ләкин балаларын карап ул озак өйдә утыра алмый, аны янә кинода уйнарга чакыралар. Шуннан соң күпләр яратып караган “Мачеха” (2005) һәм “Виктория” (2007) фильмнары чыга.
Әлеге вакытта Виктория Руффо гаиләсе белән Мексика башкаласының иң дәрәҗәле районында Поланкода яши. Улы Хосе Эдуардо Дербес иҗади династиясен дәвам итеп, телевидениедә эшли.
Руффо яшь чактан ук иң популяр актрисаларның берсе булды һәм әле дә аны халык ярата. Бик күп сериалларда уйнавына карамастан, безнең өчен ул барыбер “просто" Мария булып кала.