Җырчы Иркәнең ире махсус операциядән ялга кайткан

Дөньялар тынычланып, бөтенләйгә исән-имин кайтырга язсын!

Ралинә Сәлимова.Ралинә Сәлимова.
Фото:Ралинә Сәлимова.

Татарстанның атказанган артисты Иркә бүген төнлә ире Артур Шабакаевны каршы алган. Ул махсус хәрби операциядән 15 көнлек ялга кайткан.

«Төнлә белән безгә сюрприз ясап кайтты. Хәзер артык сүзләр әйтергә вакыты ул түгел», – дигән Иркә "Интертат" журналистына.

Иркә үзенең социаль челтәрендә пост урнаштырган. «Ниһаять, бу көн килеп җитте. Ул кайтты! Мин бу көнне ярты ел тилмереп көттем. Иң зур бәхет менә шул инде. Артурым 15 көнгә яныбызга кайтты», – диелгән язмада.

Пост астында кыска вакыт аралыгында күп комментарийлар җыелган.

«Аллага шөкер, безнеке дә бүген кич кайта»,

«Ура!»,

«Мин бик шат сезнең өчен»,

"Икесе да матурлар, шундый тату гаилә,кызлар-йолдызлар сөйкемлеләр, тыйнаклар, кыскасы, супер гаилә, аларны карасаң,  жанга рәхәт булып китә",

"Киткәннән соң да исән-сау әйләнеп кайтырга язсын", 

"Иркә, Сезнең өчен шулкадәр шатландым! Берүк исән-сау булсын тормыш иптәшегез!" – дип язган халык.

 

Читайте нас