+21 °С
Болытлы


Татарстанның атказанган артисты, өч кыз әнисе Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә үзенчәлекле пост урнаштырган. Ул ире Булат Бәйрәмов белән ничек яшәүләре турында язган. “Без уси-муси килеп яшәмибез, кычкырып елаган, акырышып талашкан, ишек бәреп чыгып киткән вакытлар күп булды. Кешегә зарланмыйбыз, гаиләдән чыгармыйбыз, тагын бик күп еллар шулай итик яме, Булат. Янымда бул”, - дигән Ләйсән.
Чыганак: Матбугат.ру