Җиде операция ясаткан

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның соңгы елларда авыруы, катлаулы операцияләр кичерүе хакында язган идек инде

Җиде операция ясатканҖиде операция ясаткан
Җиде операция ясаткан

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның соңгы елларда авыруы, катлаулы операцияләр кичерүе хакында язган идек инде. Җырчы хәзер Яңа ел алдыннан күзенә ясалган операциядән соң тернәкләнү уза.  

"Интертат" хәбәрчеләре хәлләрен белешергә дип шалтыраткач, Дәниф азмы-күпме алга китеш сизелүе хакында әйткән. “Күзләремә 7 операция ясаттым инде мин. Соңгысы Яңа ел алдыннан булды. Казанда күземә мөгез катлавы (роговица) күчереп утырттылар. Бүгенге көндә шул килешерме, юкмы, дип көтәбез. Үзем - әкрен кенә, яктылыкны тоя башлаган кебек. Әгәр ярдәме булмаса, җәйгә таба Мәскәүгә барып күренергә дип уйлап торабыз. 

Казанга хастаханәгә барып тикшерелеп кенә кайтам да, күбрәк өйдә инде мин. Гастрольләргә чыгарга иртәрәк әле”, – дип шаяртып та алган ахырдан Дәниф. 

Дәниф Шәрәфетдиновның исән-сау тернәкләнүен теләп калабыз. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас