Иң чибәре - Алинә!

Алинә Заһитова Русиянең иң матур спортчысы исеменә лаек булган.

Иң чибәре - Алинә!Иң чибәре - Алинә!
Иң чибәре - Алинә!

"Р-спорт" сайтында спорт өлкәсендәге иң матур кызларны ачыклау буенча язылучылары арасында тавыш бирү үткәргән.

Халыкның күпчелеге Алинә Заһитовага тавыш биргән, Русиянең иң матур спортчысы Алинә, дигәннәр. 2018 елгы Олимпия чемпионы 338 521 тавыш җыйган. Икенче урында да фигуралы шуу остасы - 2022 елгы Олимпия чемпионы Анна Щербакова алган, өченче урында – нәфис гимнастика буенча күп тапкырлар дөнья чемпионнары Арина һәм Дина Авериналар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас