Җәвит Шакировны зурлаганнар бит әле

Үзе разыймы?

Җәвит Шакировны зурлаганнар бит әлеҖәвит Шакировны зурлаганнар бит әле
Җәвит Шакировны зурлаганнар бит әле

Үзе разыймы?

 

Шушы көннәрдә Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать буенча Совет утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнханов бу өлкәдә уңышларга ирешкән шәхесләрне бүләкләде.

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировка «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Ул хис-кичерешләре белән уртаклашты.

— Көтелсә дә, көттерсә дә, вакытында бирелгән бүләк бу, — диде Җәвит Шакиров. — Бүләк алу, бирү бәхет. Алганда икеләтә рәхәт. Хезмәтебезне шулай бәяләүләре өчен рәхмәт.

Җәвит Шакиров мәдәният һәм сәнгатькә карата бәясен дә бирде. «Кайбер кимчелекләргә карамастан, кайсыбер өлкәләрдә алга китеш бар. Клублар төзелә, театрлар сафка баса, китапханәләр эшли. Бу да яхшы күрсәткеч», — диде ул.

Җәвит Шакиров фикеренчә, соңгы елларда мәдәнияткә игътибар аеруча арткан.

Чыганаку: Ватаным Татарстан.

Фото: shahrikazan.ru  tnv.ru

Җәвит Шакировны зурлаганнар бит әле
Җәвит Шакировны зурлаганнар бит әле
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас