Тямаев концертында хатыны Украинада һәлак иренең соңгы теләген үтәгән

Үзәкләр өзелә...

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Җырчы Фирдүс Тямаев концертындагы үзәк өзгеч мизгелләр белән уртаклаша. Бер ханым, Украинада һәлак булган тормыш иптәшенең соңгы әманәтен үтәп, Фирдүс Тямаевка чәчәк бәйләме бүләк иткән.

«Фирдүс, минем ирем Азат исемле иде. Минем, спецназда хезмәт итүче егетләр исеменнән, аларга күрсәткән ярдәмнәрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Ирем Украинадан ялга кайткач: «Фирдүскә карата хөрмәтем артты», - диде. Аның бик тә концертыгызга килеп, сезгә чәчәк бәйләме бүләк итәсе килде. Ләкин җитешмәде, арабыздан китеп барды… Иремнең соңгы теләген үтим», - дип сөйләгән ул.

Тормыш иптәшен югалткан ханымны зал басып алкышлаган. Фирдүс үзе әлеге видеоны: «Соңгы теләк. Үзем генә беләм бу минутларда йөрәгемдә ниләр кайнаганны», – дип исемләгән.

Фирдүс махсус операция башланганнан көннән алып хәрбиләргә ярдәм күрсәтә –  гуманитар ярдәм җыеп илтә. Җырчының бер генә концерты да махсус операциядәгеләрне искә алмыйча узмый. Концертларында ул арабыздан киткән хәрбиләргә багышлап «Гомер уза» җырын башкара. 

Чыганак: "Интертат". 

 

Читайте нас