

Машаның беренче һәм рәсми тавышы – Алина Кукушкина бу проектка очраклы килеп эләгә. Күп кызлар арасыннан режиссер Олег Кузовков нәкъ аны сайлап ала һәм бүген инде бу мультфильмны Алинасыз күз алдына да китереп булмый.
“Маша и медведь”тан соң Алинага башка проектлардан күп тәкъдимнәр ява башлый. Хәзер инде “Гадкого я” мультфильмныдагы Агнес аның тавышы белән сөйли, шулай ук “Жираф”, ”Норм и несокрушимые” мультфильмнарында, “Дом грез”, “Хочу как ты” фильмнарында аның тавышын ишетергә була. Быел ул Disneyның «Желание” мультфильмында принцесса Ашуның тавышын куйды.
Популярлык кызга мәктәпне уңышлы тәмамларга комачаулык итмәгән. Әлеге вакытта ул PR-белгечлеккә укый, кара джипта йөри, күп сәяхәт кыла. Тамашачылар аны зур экраннарда көтеп кала.
Чыганак: kinoafisha.info