Винарис Илъегет өйләнә!

Котлыйбыз!

shahrikazan.rushahrikazan.ru
Фото:shahrikazan.ru

Кичә Винарис Илъегет үзенең  юбилей кичәсендә җырчы Лилия Хәмитовага тәкъдим ясавын күп басмалар язып чыкты. Күпләр моңа ышанды, ә кемдер “пиар” дип кабул итте. Моңа чын-чынлап ачыклык кертергә теләп, “Шәһри Казан” Винарис белән элемтәгә чыккан.

“Бу яңалык болай бөтен дөньяга таралыр дип көтмәгән идек. Үзебез дә шаккаттык. Без Лилия белән һәрвакыт бик якын дуслар булдык. Ләкин менә дуслык көтмәгәндә генә мәхәббәткә әверелде. Күп кеше моны “пиар” дип уйлый. Әмма бу “пиар” түгел”, – дигән Винарис.

Җырчыларны ихлас күңелдән котлыйбыз, бәхетле гомер телибез!

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас