Алия Карачурина никахка әзерләнә

Бәхетле мизгелләр! 

ufa1.ruufa1.ru
Фото:ufa1.ru

Җырчы Алия Карачурина никахка әзерләнә. Җырчы булачак тантанага күлмәк тектерү эшләре белән йөри башлаган. 

«Луизага кереп чыктым. Күлмәкнең нинди булачагын сөйләштек. Әлбәттә, никах күлмәген тегүне мин аннан башка беркемгә дә ышанып тапшыра алмадым. Аллаһы боерса, бик матур, башкаларныкына охшамаган, үзенчәлекле күлмәк тегәчәкбез», – дип сөйли Алия сторисларында. 

Җырчы никах мәҗлесенең кайчан булачагын хәбәр итмәгән.

Татар эстрадасының иң популяр буйдак егете Ришат Төхвәтуллинның Алиягә тәкъдим ясавы турында "ВКонтакте" төркемебездә язып чыккан идек. 

Чыганак: intertat.tatar

Читайте нас