СВОда һәлак булганнарның әниләрен, хатыннарын җыеп, концерт куйган

Сүз Фирдүс Тямаев турында бара.

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Кичә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Казанның УНИКС концертлар залына махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен, хатыннарын чакырып, аларга бәйрәм ясады. Җырчының төркеме инде күп тапкырлар солдатларга ярдәм күрсәтә. Егетләргә туган як җылысын тапшыра алар. Фирдүснең бу гамәлен зал аягүрә торып алкышлады.

Улы Ватан сагында торган Көмәйрә апа Хөснетдинова да концертка килгән. 

-Ике атна элек чакырдылар безне. Киленем белән килдек. Фирдүскә чиксез рәхмәт! Күңелләрне күтәрде. Исән генә булсын, - ди ул.  

Чыганак: "vatantat"

Читайте нас