

“Ямьле” төркеменең элекке солисты Гөлназ Батталованың Америкага сөйгән яры янына күчеп китүе турында бер язган идек инде. Әле аларның туе булган. Җырчынның сөйгән яры чит ил кешесе, Алекс исемле. Гөлназ булачак ире белән Америкага баргач танышкан.
– Үзара мөнәсәбәтләребез ерак аралар аша “бөреләнде”. Соңрак Алекс белән башка илләрдә сәяхәт вакытында күрешеп йөрдек. Ә инде ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, озак уйлап тормадым, бөтенләйгә Америкага күчендем, - дигән Гөлназ.
Яшьләр үткән елның мартында рәсми рәвештә никахка кергәннәр иде. Шулай итеп, Америкада “хатын” статусында инде ул бер ел яшәде. Мөнәсәбәтләре көннән-көн ныгый барган бу пар яңарак туй мәҗлесе дә үткәргән.
- Былтыр язылышу тантанасына кунаклар чакырмадык, Алекс белән икәү барып, язылышып кайттык. Ә быел якыннарыбыз, дусларыбызны җыеп, зур туй үткәрергә уйладык, – ди җырчы.
Туй мәҗлесе Лос-Анжелесның бер банкетлар залында узган. Гөлназның сөйләвенчә, гарәп, татар, рус традицияләрен берләштергән, бик күңелле туй булган ул.
– Кызганыч, милли туй йолаларын үтәү мөмкинлегебез булмады, бер туйда барысына да җитешү мөмкин түгел. Мәҗлескә Русиядән әнием һәм бер туган апам килде. Аларның әлеге шатлыклы көнемдә янәшәдә була алуларына чиксез сөендем. Әни белән апаның Американы беренче тапкыр күрүләре. “Син булмасаң, ай-һай, берәр кайчан монда килгән булыр идек микән?” – диделәр. Туебызда хәзер Америкада яшәүче Казан дусларым да булды, – дип язган Гөлназ.
Чыганак: Интертат