Жади күңелгә кереп калды

 Бразилиянең театр һәм кино актрисасы Джованна Антонелли Русия тамашачысына  “Тропиканка”, “Семейные узы” һәм “Клон” сериаллары аша яхшы таныш. Бу фильмнарны сез да карый идегезме?

Жади күңелгә кереп калдыЖади күңелгә кереп калды
Жади күңелгә кереп калды

 Бразилиянең театр һәм кино актрисасы Джованна Антонелли Русия тамашачысына  “Тропиканка”, “Семейные узы” һәм “Клон” сериаллары аша яхшы таныш. 2000нче еллар башында миллионлаган халык ул уйнаган сериалны карау өчен зәңгәр экраннар алдына  җыела иде.
Шушы вакытларны искә төшереп, актрисаның тормышына тукталып китик әле. Ул кайда туы-үскән, гаилә хәле ничек?

Джованна Антонелли 1976 елның 18 мартында Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә туган. Кызның әтисе – танылган опера җырчысы, ә әнисе  – профессиональ балерина. Иҗади гаиләдә үскәнгә күрә, аңа булачак һөнәрен сайлау  авыр булмый. Джованна 11 яшеннән үк һәвәскәр театр сәхнәләрендә күренә башлаган.
     Кызның кинематографик карьерасы 16 яшендә башлана – беренче тапкыр ул "Решить вам" мелодрамасында пәйда була, ике елдан соң “Тропиканка” сериалында уйный. “Семейные узы” сериалында Капиту роле белән Бразилиядә танылу ала.

Безнең илдә Джованна “Клон” сериалындагы Жади роле аша популяр булып китә. Аңардан соң актриса тагын 16лап сериалда һәм 10га якын фильмда уйнаган.

Актрисаның шәхси тормышы ничек булган соң? Джованна башта эшкуар Рикард Медина белән гаилә корган. Әмма мәктәп елларыннан ук бергә булсалар да, дүрт ел бергә яшәгәч, яшьләр аерылышалар.  “Клон” сериалындагы  Лукасны хәтерлисезме? Шул рольне башкаручы Мурило Бенисио аның икенче ире була. Алар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр Джованнаның беренче иренә карата хисләрен суыткан дигән имеш-мимешләр йөри. Сериалда Жади белән Лукас ничек мәхәббәтле пар булып уйнасалар – тормышта да шундый хисләр белән “янганнар”. 2005 елда бу парның улы Пьетро туа. Аннан актерлар аерылышалар. Күрәсең, сериал кебек, аларның мәхәбәтләре дә кыска булган.

Бүгенге көндә актриса Бразилия режиссеры Леонардо Ногейра белән рәсми булмаган никахта. Гашыйклар 2009 елда кино төшергәндә дуслашып китә, ә 2010 елда аларның игезәк балалары – Антония һәм София дөньяга килә. “Лео белән бик бәхетле яшибез. Гомер сукмагыннан инде 12 ел бергә үтелгән. Ул – мине, мин аны яхшы беләм. Мин аны режиссер буларак та бик хөрмәт итәм, ә ул мине – актриса буларак. Мине гел мактап тора.Фильм төшерү, анда уйнау турында идеяләр белән бүлешәбез. Эштә дә, өйдә дә бергә кайныйбыз”, - дип сөйләгән актриса бер интервьюсында.

Актерлыктан тыш, Антонелли бизнес белән шөгыльләнә - ул Бразилиядәге 60 ноктадан торган матурлык салоны челтәрен җитәкли. Моннан тыш, Джованна үз исеме астында төрле бизәнү әберләре: тырнаклар өчен лаклар, хушбыйлар һәм сумкалар чыгара.

Жади күңелгә кереп калды
Жади күңелгә кереп калды
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас