Йолдызлар тормышыннан
21 февраль 2023, 20:22

Русиядән качкан Смольяниновның илдә бурычлары калган

Актёр гыйнвар башында илдән китте. 

tvcenter.rutvcenter.ru
Фото:tvcenter.ru

Русиянең кино һәм театр актёры Артур Смольяниновның (Русиядә иноагент дип танылган) бурычлары хакында билгеле булды. “Комсомолка” язуынча, артистның салым хезмәтенә 100 мең сумга (дөресрәге, 92,4 мең сум) якын бурычы бар.

“Позициясенә карамастан, актёр гражданлык бурычларын һәм Русия законнарын үтәргә тиеш. Ул Русиядә эшләп керем ала иде, монда аның милке бар иде”, – дип сөйләде билгеле адвокат Андрей Алекшин.  Бурычларын түләмәгән хәлдә Смольяниновның исәпләренә арест салырга мөмкиннәр, пенялар да өстәләчәк, диде адвокат.

8 гыйнварда Украинага качкан актёр Смольянинов Русиягә каршы сугышырга әзер булуын белдерде. “Барган хәлдә дә (...), бары тик Украина ягында”, – дигән актёр. Аның сүзләренчә, шул рәвешле ул үзенең бер “агай-энеләрен” икенчеләреннән “яклар” иде.

Соңрак Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Смольяниновка карата  җинать эше кузгатырга йөкләмә бирде. Русиянең Юстиция министрлыгы актёрны иноагентлар реестрына кертте. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас