

Танылган Америка спортчысы, катнаш көрәш ветераны Джефф Монсон Русияне бик ярата һәм киләчәк тормышын безнең илдән башка күз алдына да китерә алмый икән.
Үзе әйтүенчә, шушы көннәрдә ул Америка Кушма Штатлары паспортыннан да баш тарткан.
"Мин әле АКШ гражданлыгыннан баш тарту процедурасын башладым. Бу эш берничә айга сузылыр, мөгаен. Мин анда яшәүче гаиләмне бик сагынам, ләкин бу башка мәсьәлә... Америка белән бер уртаклык та юк. АКШның сәясәте, санкцияләре һәм башка илләрнең эшләренә кысылуы миңа охшамый һәм алар белән килешмим дә. Шуңа күрә Америка гражданлыгыннан баш тартырга булдым. Миңа Русиядә рәхәт, мин рус халкын яратам һәм монда үземне бәхетле итеп тоям", - дигән ул.
Әйткәндәй, 2018 елда Монсон Русия паспорты алган иде.