Йолдызлар тормышыннан
17 февраль 2023, 05:23

Иркә ире турында: "Артурдан шалтырату бик сирәк хәзер"

Җырчының ире - махсус хәрби операциядә. 

invest.kzn.ruinvest.kzn.ru
Фото:invest.kzn.ru

Соңгы арада җырчы Иркәнең концертлары бара. Социаль челтәрләрдә күбрәк шуларны күрсәтә. Тик, соңгы көннәрдә, артисттан аның тормыш иптәше турында ешрак сораша башлаганнар. Җырчы сүзләренчә, кайсыдыр журналист Иркәнең тормыш иптәше Артур турында дөрес булмаган мәгълүмат язган.

«Сорауларга җавап. Бер журналист «Артур кайтты» дигән язма куйган булган, шуннан чыгып, сораулар бик күп килә башлады. Дөрес сүз булса, бик сөенер идем. Әмма юк шул. Шалтырату би-и-ик сирәк килә хәзер. Мин исән-имин, дисә, шуңа риза булып сөенәбез дә яши бирәбез... Хәбәре бар, әйткәнемчә, бик еш түгел. Һәрвакыттагыча, барысы да әйбәт, диюдән узганы юк. Я Раббым, исән-имин кайтар егетләребезне, амин», –  дип язып калдырган җырчы.

Иркәнең тормыш иптәше Артур Шабакаев 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә китте.

Бу хакта тулырак монда. 

Читайте нас