

Яшь гаилә гастрольләрен башлап җибәргән. Арчадагы концертларыннан соң, Гөлназ Асаева белән тамашачыларына рәхмәт әйтеп, видео яздырганнар.
“Хөрмәтле арчалылар! Бик зур рәхмәт сезгә. Шулхәтле җылы кабул иттегез. Шундый бүләкләрегез өчен рәхмәт. Карагыз әле монда, шундый чана бүләк итте безгә Фәрит абый. Үзенчәлеге шунда: “Динә” дип язылган. Безнең өчен нык кыйммәтле бүләк бу. Мең рәхмәт сезгә! Шулхәтле зурладыгыз. Без шокта”, – дип, шатлыклары белән уртаклашкан алар Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Видеодан күренгәнчә, Фәрит исемле тамашачылары Гөлназ белән Вилданга, нәни кызлары Динәгә дип, кулдан эшләнгән агач чана бүләк иткән.