Йолдызлар тормышыннан
13 февраль 2023, 07:00

Роман Костомаровның хәле бик авыр, диләр

Бер ай эчендә типсә тимер өзәрдәй  фигуристыбыз  ниләр генә кичермәде...

Роман Костомаровның хәле бик авыр, диләрРоман Костомаровның хәле бик авыр, диләр
Роман Костомаровның хәле бик авыр, диләр

Соңгы атналарда фигурист, Олимпия чемпионы  Роман Костомаровның тазалыгы өчен күпләр борчыла торгандыр – танылган спортчының  табанын ампутацияләделәр. Һәм ул чираттагы операциягә әзерләнә.

Хәзер табиблар, некроз көчәю сәбәпле, кул бармакларын саклап калырга тырыша. Роман үзе гомеренә куркыныч ныклап яный калса, кул бармакларын да  ампутацияләргә ризалыгын биргән. Аның тормышындагы бу афәтләрнең барысы да – организмына инфекция эләгү, сепсис һәм нәтиҗә буларак гангрена нәтиҗәсе...

Танылган фигурист айдан артык инде “Коммунарка”да гомере өчен көрәшә, ә бит анда ул үпкә ялкынсынуы белән эләккән иде. Аның әлегә хәле бик авыр, фигуристны ИВЛ аппаратыннан алырга җөръәт итмиләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас