Йолдызлар тормышыннан
12 февраль 2023, 14:16

Фаина Раневская нәрсәгә үкенеп яшәгән?

СССРның танылган актрисасы турында сериал төшергәннәр. 

ziva-club.ruziva-club.ru
Фото:ziva-club.ru

Танылган Советлар союзы актрисасы Фаина Раневская үкенүләренең сәбәбен тарихчы һәм журналист Валерий Бурт атаган. СССРның халык артисты хакындагы язма  Русия онлайн-кинотеатрларының берсендә  “Раневская” сериалының тәүге серияләре күрсәтелә башлуга багышланган.

Гаиләсе булмау сәбәпле  Раневская үзен ялгыз тоюы билгеле. “Мине яратучылар миңа ошамый иде. Ә мин яратканнар, киресенчә, мине яратмады. Йөз-кыяфәтем мине шәхси тормыштан мәхрүм итте”, – дип язган заманында актриса.

Актрисаның өендә Мальчик кушаматлы маэмай яшәгән. “Спектакльләрдән соң актриса, бер кочак чәчәкләр күтәреп, кайтып китәр булган. Ишектән үк аны Мальчи каршылаган. Фаина Раневская аңа көнозын ниләр эшләвен, спектакльдән соң  тамашачылар аны ничә тапкыр баш ияргә чакыруларын сөйләгән”, – ди Бурт. Мальчик кушаматлы этенә актриса шаярулы һәм шул ук вакытта моңсу да шигырьләр багышлаган. Анда шундый юллар да булган: “Он со мною день и ночь, потому что он мне — дочь”.  

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас