Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
4 февраль 2023, 13:59

Элвин Грей: Оятка калдырдылар

Популяр башкаручыга нәрсә ошамаган? 

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Элвин Грейны (Радик Юльякшинны) Уфа аэропортында көч структуралары хезмәткәрләренең тәртибе ачуын чыгарган. Артист сүзләре буенча,  иртә таңда  туган якка кайту белән аны хокук сакчылары каршы алган. Алар җырчыга шаһит буларак Тикшерү комитетына чакыру тоттырганнар. Элвин Грей мондый “җылы” каршы алуга бөтенләй әзер булмаган. Үзенең социаль челтәрләрендә ул болай дип язган:

“26 сәгать очып, ниһаять, Уфага барып җиттем. Башымда бер генә уй: бераз хәл алып,  4 сәгатьтән концертка ял итеп торасы. Ә монда коточкыч хәл. Аэропорттагы халык алдында оятка калдырдылар. Ниндидер эш буенча шаһит буларак чыгыш ясар өчен повестка гына бит бу. Үзләренең язма вәкаләтләрен күрсәтмәделәр, нинди эш, нинди маддә икәнен аңлатмадылар. Үз эшеңне нормаль һәм лаеклы башкарып булмый микәнни?” – ди аптырашка калган Элвин Грей.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 4 февральдә, шушы минутларда популяр башкаручы  Элвин Грей “Биатлон” спорт комплексында Кышкы спорт төрләре көнендә бушлай концерт белән чыгыш ясый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: