Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
26 гыйнвар 2023, 14:02

Габделфәт Сафин концерт алдыннан: «Иң мөһиме, халык гөжләсен» (ВИДЕО)

Габделфәт Сафин концерт алдыннан: «Иң мөһиме, халык гөжләсен»
Габделфәт Сафин концерт алдыннан: «Иң мөһиме, халык гөжләсен»

Габделфәт Сафинның Уфа концерты алдыннан кызыклы ролик төшергәннәр. Җырчы үзе, башка катнашучылар һәм музыкантлар «Концерт башлану – ул сезнең өчен нәрсә?» дигән сорауга җавап биргәннәр.

«Минем өчен иң мөһиме – халык гөжләсен. Аның синонимы да бар әле – гөрли, халык гөрли, дим мин. Менә шул халык гөрләсә, шәп концерт була», – дигән Габделфәт Сафин.

«Минем өчен бу – дулкынландыргыч мизгелләр. Ничек кенә әзер булсам да, мин бу минутларны дулкынланып кичерәм», – дигән ИлГәрәй. «Айфара» солисты Алмаз Шәрифуллин кыска гына итеп: «Кул чабулар», – дип җавап кайтарган. 

Рәфинә Ганиуллина да бик дулкынлануы турында сөйләгән. Шулай ук: «Аңлатып булмаслык кичерешләр. Могҗиза», «Бәхет», «Бөтен дөнья», «Минем өчен бу – тормыш», «Бу – аерым тормыш башлануы, сәхнә тормышы», «1-2 минут имтихан, кабат рәхәтлек», «Адреналин», – дигән җаваплар да бар.

Бу хакта тулырак монда

Фото: saby-rt.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: