Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
24 гыйнвар 2023, 17:54

Ефремов төрмәдән биш елга иртәрәк чыгарга мөмкин

Ни өчен? 

Ефремов төрмәдән биш елга иртәрәк чыгарга мөмкин
Ефремов төрмәдән биш елга иртәрәк чыгарга мөмкин

2,5 ел элек билгеле актёр Михаил Ефремов, исерек килеш руль артына утырып, коточкыч авария ясаган иде. Аның нәтиҗәсендә бер кеше үлде. Әле Ефремов биш елга иртәрәк иреккә чыгарга ниятли.

Ул судтан төрмә срогын мәҗбүри эшләр белән алыштыруны сораган. Әгәр суд уңай карар кабул итсә, актёр җәза срогын эшләп, шунда яши торган хезмәт үзәгендә (УФИЦ)  үтәвен дәвам итәчәк. Ә аннары үзен Мәскәүгә күчерүләрен сорап гариза язачак.

Әлеге үзәктә утыручыларның буш вакытлары күбрәк була, анда телефон һәм компьютер белән дә кулланырга ярый, туганнар белән дә күрешеп килергә мөмкин. Шуңа күрә, Ефремов өчен иң мөһиме - тизрәк Мәскәүгә күченү. Әйтик, театрда эшләп, һәр хезмәт хакының 10-25 процентын казнага күчерә баруга өметләнә.

Бу хакта сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: