Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
19 гыйнвар 2023, 11:56

Җырларын яше дә, карты да тыңлый

Популяр җырлар авторы – күренекле шагыйрь, үзешчән композитор Мидхәт Әбделмәновка “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде

Җырларын яше дә, карты да тыңлый
Җырларын яше дә, карты да тыңлый

Популяр җырлар авторы – күренекле шагыйрь, үзешчән композитор Мидхәт Әбделмәновка “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 Мидхәт абый, иҗатка хаклы ялга чыккач кына килүенә карамастан, сәнгать өлкәсендә тиз вакыт эчендә киң танылган шәхесләрнең берсенә әверелә. Чөнки аның җырлары күңелгә ятышлы, аларны яше һәм карты да яратып тыңлый. Яшьләр өчен заманча ритмда һәм аларның мәдәни ихтыяҗын күз уңында тотып язса, өлкәннәр өчен яшәлгән гомер биеклегеннән, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып иҗат итә ул аларны. 

Шушы чирек гасыр эчендә Мидхәт абый халык арасыннан бик күп талантларны ачыклап, аларны танытып, олы сәхнәдә канат ныгыттырган кеше. Ул оештырган "Милли аваз" вокаль ансамбле моңа бер мисал булып тора. Әйткәндәй, былтыр  аның 80 яшенә багышланган кичәдә "Милли аваз"га "халык коллективы" дигән мактаулы исем бирелүе турында игълан ителде.

Мидхәт абыйның җырларына канат куюда популяр җырчыларның да роле зур. Рөстәм Асаев Бәширә Насыйрова, Марат Шәйбәков, Рөстәм Вәлиев, Илнур Вәлитов, Алмаз Хәсәнов һәм башкалар белән уртак иҗат җимешләре бар.

Сәнгать өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен моннан берничә ел элек Мидхәт абыйга “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелгән булса, яңарак ул “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды. Мактаулы исем алуы белән без дә аны  ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә аңа сәламәтлек , җан тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.

Киләчәктә дә матур җырлар иҗат итеп, аларны яшь буынга җиткерү максаты белән яши Мидхәт абый. "Күңелдән чыккан гына күңелләргә барып ирешә" дигән әйтемне истә тотып иҗат итә якташыбыз.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: