Ландышка Башкортстан бүләге тапшырылды.
Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова сөенече белән уртаклаша. Ул “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган.
- Бүген миңа Башкортостанның башлыгы Радий Фарит улы Хәбиров
карары буенча “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исеме бирелде, – дип уртаклаша җырчы.
Җырчы: “ Башкортстан тамашачыларына, халкыма зур рәхмәтләремне белдерәм, бу безнең уртак бүләгебез”.
Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме 2019 елда бирелгән иде.
Ландыш җырчы гына түгел, 4 бала әнисе дә әле. Җырчы ханым билгеле җырчының хатыны да. Шундый тормыш җаваплылыгы белән иҗат дөньябызны да баетып яшәүче Ландышны тәбриклибез һәм бар яклап та уңышлар телибез.