Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
17 гыйнвар 2023, 19:36

Ильмира Нәгыймова шатлыгы белән уртаклаша

Җырчы нәрсәгә сөенә?

ВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Ильмира Нәгыймованың Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә концертлары икешәр көн аншлаг белән узган.

«Чаллы 2 көн аншлаг, Казан «Уникс» 2 көн аншлаг! Нишләп элек безнең концертларга шулай йөрмәдегез? Руслан белән булганда, без Чаллының бер көнендә дә зал тутыра алмый идек. Кеше күп күренсен дип, бушка билет өләшеп йөри идек. 10 ел шулай йөрдек, «Уникс» безнең хыялда гына иде…

Аллаһка шөкер! Шөкер-шөкер. Хәзер мин башка шул, энергиям үзгәргән ахры.

Тамашачылар соравы буенча, без тагын өченче өстәмә концерт куябыз – Чаллыда, Казанда «Пирамида»да. Мартта туган көнем һәм мин аны сез һәм дусларым белән үткәрәчәкмен», – дип шатлыгы белән уртаклашкан җырчы. 

Пост астында җырчының подписчикларыүз фикерләрен калдырган. Алар Ильмира Нәгыймованы мактаган, "син хәзер  күпкә көчлерәк",  "энергияң үзгәрде", "Руслан белән син ябылган кебек идең", "Сездәге үсеш-үзгәрешне күреп сокланабыз" кебегрәк комментарийлар бар анда. 

Тулырак монда. 

 

 

Читайте нас: