Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
14 гыйнвар 2023, 22:19

Әнвәр Нургалиев хәрби операциягә киткән егетләргә багышлап җыр яздырган

Җырның көен Айдар Тимербаев, ә сүзләрен Марат Кәбиров иҗат иткән.

musclub.ru
Фото:musclub.ru

Әнвәр Нургалиев барлык хәрби операциягә киткән егетләр һәм аларны көткән якыннарына багышлап җыр яздырган. «Озату» җырының көен Айдар Тимербаев, ә сүзләрен Марат Кәбиров иҗат иткән. Әнвәр Нургалиевның контракт буенча хезмәт итүче энекәше ялга кайткан вакытта әлеге җырның булачак клибы өчен берничә кадр төшерергә дә өлгергәннәр.

- Рөстәм энем үзенең гомерен хәрби эш белән бәйләде. Армиядә хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң контракт төзегән иде, инде күп еллар үз эшенә тугры. Махсус операциягә март башында ук җибәрелде. Шушы арада Рөстәм ялда булды, тормыш иптәше, балалары белән әниләре – минем апам янына кайтып, барлык туганнарыбыз белән күрешеп китү мөмкинлеге килеп чыкты. Ә инде җыр өчен кадрларны Рөстәмнең китәсе көнендә вокзалга барып, ашыгыч рәвештә генә төшереп алдык. Ул кадрлар җырның тулы клибына да кертелер, дип уйлыйм.

«Озату» җыры Рөстәм энемә генә түгел, барлык махсус операциядә катнашучы егетләребезгә дә багышлана. Автор-башкаручы, композитор Айдар Тимербаевның социаль челтәрләрендә әлеге җырны ишетеп, битараф кала алмадым. Шунда ук шалтыратып, үз репертуарыма алачагымны әйттем. «Озату» җырымны беренче тапкыр 26-29 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак концертларымда ишетү мөмкин булачак, - дип сөйли Әнвәр Нургалиев. 

Тулырак: "Интертат" 

Читайте нас: