Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
11 гыйнвар 2023, 13:11

Бүздәк блогеры подписчикларының һушын алган

Ул мал карарга  дип абзарга ыспай киенеп чыккан. 

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Республикада танылган блогер Айдар Кәлимуллинны яратып караучылар күп. Блогер авыл тормышын яктырта – йорт хайваннарын күрсәтә, аларны яратуын һәм хайваннар да аны үз иткән видеолар куя.

Ул хайваннар янында гел бер киемнән йөри. Ә аның видеоларын караучыларга бу ошамый икән. «Синең башка киемең юкмы әллә?», «Син нишләп гел бер пычрак киемнән йөрисең?», «Күрәсең, нормаль киенеп йөрергә ярамыйдыр» кебек сораулар юллаганнар блогерга.

Ул аларга җавап итеп махсус видео төшергән. «Кайберәүләрнең фикеренчә мин шулай киенеп йөрергә тиеш», – дип язып куйган ул видео астына.

Видеода күренгәнчә, Айдар бу юлы хайван карарга шәһәр үзәгендә йөрергә чыккан сыман киенеп чыккан. Ул костюм, чалбар, туфли кигән, шулай ук күзлек белән ак носки кияргә дә онытмаган.

Ул шулай матур итеп киенеп тирес тә түгә, кар да көри, хайваннарга печән дә ашата.

Блогерны яратып караучылар «нинди кешеләр шулай язарга мөмкин» дип аптыраган. «Алар беркайчан да авылда булмаган һәм эшләп карамаган кешеләрме әллә», «Авылда яшәмәгән кеше беркайчан да аңламаячак», «Үз йорты белән яшәмәүчеләр «эш киеме» дигән нәрсәне белми» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Менә һәрвакыт шулай киенеп чык сарайга», «Терлекләр яңа образыңны бәяләгәндер. Син бит алар өчен тырышасың», «Ак носки кияргә онытмагансың», «Ак күлмәгең юкмыни», – дип шаярткан блогерны яратып күзәтүчеләр.

Бу хакта тулырак монда. 

Читайте нас: