Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
10 гыйнвар 2023, 20:44

2022 ел нәрсәсе белән истә калды?

Шагыйрә, композитор, автор-башкаручы Зифа Нагаева: Сөенечләре дә, көенечләре дә булды.

2022 ел нәрсәсе белән истә калды?
2022 ел нәрсәсе белән истә калды?

"Сөенече дә, көенече дә булды" Ел тәмамлангач, без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз. Узганын барлап, уңышларын һәм уңышсызлыкларын искә төшерәбез. 2022 ел шәхсән сезнең өчен нәрсәсе белән истә калды? Бу сорауны без Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, композитор, автор-башкаручы Зифа Нагаевага бирдек.

- Үткән ел борчулары, мәшәкатьләре белән миңа йолдызлы сәгатьләр дә бүләк итте - Бөтендөнья татарлар конгрессының Хlll съезды вакытында мин Татарстанның халык артисты исеменә лаек булдым. Минем өчен бу зур горурлык: ике тугандаш республика җитәкчеләре бергә очрашкан һәм күпсанлы милләттәшләребез җыелган чарада бу исемне алуыма чиксез бәхетлемен. Моңа кадәр Башкортстан да миңа бу зур исемне биреп сөендергән иде. Туган ягымда яшәп иҗат итеп, аннан читтә яшәүче милләттәшләрем - татарстанлылар да минем иҗатымны күреп бәяләгәннәре өчен мин бик шатландым. Рәхмәтләрем чиксез.

Юлбарыс елында зур биеклекләр белән авыр югалтулар да булды. Ноябрь аенда бертуган энем бакыйлыкка күчте. Икәү генә үстек без аның белән, бик якын иде ул миңа. Гомере кинәт өзелде, шуңа да бик авыр кичердем бу югалтуны. Балаларым, оныкларым, тормыш иптәшем - һәрвакыт янымда булдылар, юаттылар. Шундый авыр вакытларда якын кешеләрең булу зур бәхет.

Балаларыма сөенәм - кызымның да, улымның да тормышлары матур, балкышлы. Оныкларым һәркайсы уңышлары белән шатландырып тора. Өлкән оныгым 16 яшьлек Идел - кечкенәдән спортта. Беренче сыйныфтан башлап йөзү белән шөгыльләнә. Медальләре дә күп, бик тырыш, мәктәпне тәмамлаганчы Русиянең спорт мастеры исемен алу максатын куйган. Сафия оныгым күрсәтү(показательная) программа буенча дәрәҗәле урыннар алып тора. Кызымның өлкән улы Радмил нәнәсенә охшап, музыка юлын сайлады - гитарада уйный, төрле конкурсларда, чараларда катнашып, уңышларга ирешеп тора, гитарада уйнап җырлый. Минем җырларны да өйрәнергә тырыша. Биюгә дә йөри - брейк-данс буенча күрсәтү программаларында лаеклы урыннарны алды.

Мин иҗатым белән дә бәхетлемен. Җырчыларыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар минем җырларымның гомерен озайтучылар. Бик күпләрен өр-яңадан балкыттылар, яңгыраттылар. Исемнәрен аерым-аерым әйтеп тормыйм- аларны санап бетәрлек түгел - һәркайсы җылы сүзгә лаеклы.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы һәм Татарстандагы вәкиллекләренә зур рәхмәтлемен. Ә аеруча иҗатташ дустым, композитор Фәнил Галимовка зур рәхмәтләремне җиткерәм. Ул үзенең халкына тынгысыз хезмәте белән яшәгән җирендә генә түгел, бөтен дөнья татарлары белән элемтә тотучы, халкыбызны берләштерүче дә булып тора. Алар минем шундый дәрәҗәле исем алу алдыннан җан атып торучы кешеләрем булдылар. Иҗатымны яратучы халкыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Яңа ел бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, илгә тынычлык алып килсен!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: