Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
9 гыйнвар 2023, 13:33

Элвин Грей Русиядән киткән

Яңа ел каникулларыда җырчы кайда ял итә? 

Элвин Грей Русиядән киткән
Элвин Грей Русиядән киткән

Җырчы, музыкант Радик Юлъякшин Яңа ел каникуллары вакытында чит илгә ял итәргә киткән. Билгеле булуынча, ул Таиландка юл тоткан.

Бүген, 9 гыйнварда, артист үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хатыны Инзиләның аэропортта төшкән фотосурәтен куйган. Фото астына "Безне югалтмагыз! " дип язган.

Кичә аның хатыны Таиландның Паттайя курорт шәһәрендә төшкән видеосын социаль челтәрдәге битенә урнаштырган иде.

Әйткәндәй, Элвин Грей Таиландны бик ярата. Былтыр да Яңа ел бәйрәмнәрендә хатыны белән Таиландка китеп, бер айдан артык ял иттеләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: