Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
8 гыйнвар 2023, 21:53

Азат Фазлыевның туган көне турында: "Тортны битенә сылаплар куйды..." (ВИДЕО)

Җырчы Азат Фазлыев туган көнен үзе эшли торган челтәрле бизнес вәкилләре белән бергә бәйрәм иткән.  

tatar-inform.ru
Фото:tatar-inform.ru

Җырчы Азат Фазлыев туган көнен үзе эшли торган челтәрле бизнес вәкилләре белән бергә бәйрәм иткән. Төп «наставник»лары партнерын аеруча «җылы» итеп котлаган. «Азат, син – безнең иң шәп кешебез. Без сине бик яратабыз», – дип, җырчының йөзенә тулы бер торт китереп каплаган. Җырчының тормыш иптәше, үзе дә «челтрәвекләр» лидеры Алсу Фазлыева, әлеге күренешне көлкегә санап, социаль челтәрләргә урнаштырган.

Бу видео җырчыларның сәхифәләрен карап баручыларда зур канәгатьсезлек тудырган. Комментарийлар арасында бер генә уңай фикер дә юк. Аларны кемдер ипигә тилмергән вакытта ризык исраф итүдә гаеплиләр.

«Зур кешеләр бит инде сез. Нәрсә бирә бу сезгә? Күзсез калуыгыз бар»;

«Сугыш барганда маймылланганыгызны күрсәтмәсәгез дә булыр иде»;

«Тәрбия һәм ир-атка карата хөрмәт юк…»;

«Сугышта безнең егетләр тортка түгел, ипигә интегә күп урыннарда. Алсу, бу видеодан соң сезгә карата минем генә түгел, күпләребезнең мөнәсәбәте үзгәргәндер»;

«Юләрләр йорты. Бер дә кызык түгел, кеше көлкесе. Матур итеп туган көн белән тәбрик итәсе урынга биткә торт китереп каплады»;

«Сезнең анда барысы да шундый бик үк адекват түгелме? Тортны битенә сылаплар куйды. Хурлык…»;

«Нәрсә инде бу! Исерек туе кебек. Азат андый кеше түгел ул, икешәр тапкыр йөзе белән тортка манчырга. Хет кешегә күрсәтмәскә иде инде моны»;

«Ризыкны исраф итү бу. Олы кешеләр үзләре. Менә яшьләр кемнән үрнәк ала. Оятсыз хатын. Әле торт белән тыгылсын дип, һаман этеп тора», – кебек күпсанлы комментарийлар язып калдырганнар. 

Тулырак монда. 

 

 

Читайте нас: