Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
4 гыйнвар 2023, 18:18

Илшат Сафин: "Җырымны ахырына кадәр башкара алмадым" (видео)

Концерт вакытында кинәт пәрдә ябыла башлаган. 

momoyo.ru
Фото:momoyo.ru

Яшь, танылып килүче җырчы Илшат Сафинның концертында көтелмәгән хәл булган. Җырчы җырын башкарганда, сәхнә пәрдәсе ябыла башлый. Илшат, югалып калмыйча, җырлавын дәвам итә.

«Столбищеда булды бу. Яхшы гына концерт башланды, зал да тулы иде. Икенче бүлекнең өченче җырын җырлаганда күрәм: ике яктан пәрдә ябылып бара. Төркемнән берәрсе мине котырта микән, дип уйладым. Ябыла да ябыла бит… Тамашачы ни булганын аңламый. Башта аңышмасам, соңыннан көләсем килде. Югалып калмадым, җырлавымны дәвам иттем. Алып баручы Илшат пәрдәне ача һәм яба торган җайланманы нык итеп тоткан, ике аягын терәгән. Аны күреп, көлеп җибәрдем, шуңа күрә генә җырымны ахырына кадәр башкарып бетерә алмадым», – дип искә ала Илшат.

Җырчы сүзләренчә, аның концертында «плюс»ка җырлау, гомумән, юк. «Әгәр яздырылган тавышка җырласаң, мондый хәлләрдә «сразы» сытыласың. Тамашачы авызыңны ачып торуыңны сизеп ала да, билгеле инде, җырчыга карата хөрмәте кими», – ди ул. 

Бу хәл тамашачы белән җырчы арасында элемтәне тагы да ныгыткан. Илшат, җор телле булуын кулланып: «Пәрдәләрегез җанланган икән», – дип, хәлне шаяруга борган.

Бу көннәрдә Илшат Казанда узачак өстәмә концертына әзерләнә. «Казан хәтле Казанда өстәмә концерт бирә алырмын, дип кем уйлаган. Күзләр тимәсен… Алга таба да тырышып эшләргә язсын», – ди җырчы. 

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: