Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
3 гыйнвар 2023, 11:47

Айгиз Баймөхәммәтов: Бу шатлыгым барлык дәрәҗәләрдән дә өстен...

2022 ел нәрсәсе белән истә калды?

2022 ел минем өчен бик истәлекле булды. Иҗади яктан килгәндә, быел Тува республикасының Кызыл шәһәре драма театрында минем “Хыялга каршы” спектаклем куелды. Режиссеры – Башкортстаннан махсус чакырылган Илсур Казакбаев.  Спектакльне сәхнәгә ул чыгарды. Икенчедән, үзем күптәннән хыялланып йөргән идеямне тормышка ашырдым – “Кошка әйләнермен мин” дигән повестемны тәмамладым.  Ул да “Шоңкар” журналында дөнья күрде.  Быел режиссёр Азат Җиһаншин белән берлектә  туган идея нәтиҗәсендә пьеса яздым. Бу – драматургия өлкәсендәге дебютым. “Кредитка алынган хатын” комедиясе ул. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында зур уңыш белән бара. Башка шундый истәлекле сәфәрләр, очрашулар, танышулар күп булды.

Коллегаларым, иҗади уңышларымны исәпкә алып, Башкортстан язучылары берлеге рәисе итеп сайладылар. Шулай да югарыда санап үткәннәр чак кына сүрелеп тә кала.  Быелгы минем иң зур казанышым, зур шатлыгым – улым туды. Хәләл җефетем Айгөл белән без әти-әни булдык. Улыбызга Аяз дип исем куштык. Тормышы саф, якты, аяз булсын дигән нияттән.  Кеше өчен иң зур бәхет – шат елмайган балалар тавышын ишетү, өйгә кайтканда сине һәрчак елмаеп каршы алырдай кешең булу. Бу бөтен дәрәҗәләрдән дә, вазифалардан һәм иҗади казанышлардан да өстенрәк. Сезгә барыгызга да гаилә иминлеге, туганнарыгызның, якыннарыгызның сәламәт булуын телим". 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: