Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
3 гыйнвар 2023, 06:13

2022 ел нәрсәсе белән истә калды?

Эльмир Газизуллин: "Юлбарыс елы миңа өч исем бүләк итте."

2022 ел нәрсәсе белән истә калды?
2022 ел нәрсәсе белән истә калды?

Ел тәмамлангач, без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз. Узганын барлап, уңышларын һәм уңышсызлыкларын искә төшерәбез, йомгак ясыйбыз. 2022 ел шәхсән сезнең өчен нәрсәсе белән истә калды? Бу сорауны без Уфаның “Нур” Татар дәүләт драма театры артисты Эльмир Газизуллинга бирдек:

– Юлбарыс елы минем өчен бик уңышлы булды. Шөкер, иҗатым да, шәхси тормышым да күңелле яңалыклардан гына тора, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул. – Быел мин Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган арститы исемнәрен алдым. Дәүләт бүләгенә ия булу – зур горурлык, әлбәттә. Ул тагын да югарырак үрләргә омтылырга, халкыбыз өчен тырышып хезмәт итәргә дәрт һәм көч өсти. Театрда быел рольләрем бик күп булды. Яңадан-яңа премьералар чыгардык. Ел ахырында Яңа ел кичәләрен үткәреп мәш килдек, театрның төп Кыш Бабае да мин булдым. Балалар өчен “утренник”лар оештырдык, ә кич – концертлар, корпоративлар. Кыскасы, өйгә кайтырга да вакыт булмады (көлә).

Шәхси тормышка килгәндә, август аенда тагын бер зур исемгә лаек булдым - хәзер мин картәти дә! Олы кызыбызның Эмиль исемле улы туды. Оныклар шатлыгын күрү – үзе бер бәхет инде ул!

Хөрмәтле дуслар! 2023 ел мөбарәк булсын! Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, дөньялар имин булып, һәммәбезгә матур тормышта яшәргә язсын! Амин!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: