Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
1 гыйнвар 2023, 19:57

Вәсилә Фәттахованың ире: «31 декабрьдә аңа 43 яшь тулыр иде...»

Аның үлеме барыбызны да тетрәндерде...

up-photo.ru
Фото:up-photo.ru

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракипов "ВКонтакте" челтәрендә  хатыны истәлегенә пост куйган: «Бүген, 2022 елның 31 декабрендә, Вәсилә Разиф кызы Фәттаховага 43 яшь булыр иде… Якты истәлек. (31.12.1979-26.01.2016). 

Постка Вәсилә Фәттахова башкаруында «Арча» җырын куйган.

Бу постка күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

Роза Хәйруллина: «Кабатланмас. Яраткан һәм Кадерле. Җаны тыныч булсын».

Гөлнара Хәсәнова: «Үзенчәлекле, бай тавышлы җырчы, зур талант иясе. Эстрада күгендә аның йолдызы һәрвакыт янар. Һәрвакыт истә тотабыз».

Гөлчәчәк: «Вәсилә белән Хәния кебек матур җырлаучы юк. Моңлылар киткән саен стресс кичерә халык. Бер үзегезгә генә булса бу хәсрәт, йөрәгегезгә сыймас иде. Истә алар, догалар кабул булсын!»

Зифа Нагаева: «Оҗмах сандугачларыдыр инде Вәсиләкәй, тыныч йокла...»

Булат Бәйрәмов: «Истә тотабыз».

Нурсилә Сафиуллина: "Мәңге безнең күңелдә". 

Нәсиха Мирзаһитова дигән: "Рәхмәт Илгиз, Вәсиләне онытмыйча, аны һәрвакыт безнең исебезгә төшереп торасың. Ул асыл кош, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Якыннар китә безне калдырып, берни эшләп тә булмый. Узеңә, якыннарыңа сәламәтлек, Яңа елда һәрбер теләгең тормышка ашсын. Искә алган сүзләребез Вәсилә рухына дога булып барсын", - дигән комментарий калдырган. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: