Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
1 гыйнвар 2023, 18:44

Мурат Гайсин: Иҗат ягыннан уңышлы ел булды...

Иске ел нәрсәсе белән истә калды? дигән сорауны кайсыбер дусларыбызга бирдек. 

- 2022 ел шәхси тормышымда җиңелләрдән булмады, сөйләп тормыйм. Хәлләремне социаль челтәрләремне карап баручылар беләдер.

Иҗат ягыннан уңышлы ел булды, Аллага шөкер, күп яңа җырлар чыкты. Казанда дүртенче тапкыр Болгар премиясен, Уфада Юлдаш-хит премиясен тапшырдылар.

Ә иң хәтердә калганнардан – августта әниемнең туган ягы Дүртөйле районы Наҗытамак  авылында дәү әтием, Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСР-ның атказанган укытучысы Әхкәметдин Зиннәтов тууына 100 тулуга багышлап зур авыл бәйрәме, ачык һавада концерт оештырдык. Авыл һәм күрше авыллар халкына, аеруча Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыповка, якташыбыз Рөстәм Мәрдановка, авыл башлыгы Рөстәм Кәлимулллин, Азамат Гыйльманов, Фәния Габидуллина, Әсән авылыннан Гөлнара апа, староста Дамир абый һәм аның гаиләсенә рәхмәтләремне җиткерәм.

2023 елда Уфада юбилей концертымны үткәрәбез.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: