

Студент чак. Ике җизни, бер апа белән авылга кайтырга җыендык. 30 декабрь иде микән, бәлки 31е дә булгандыр. Апа “бара торыгыз” дип, юл өстендәге кибеткә кереп калды. Барсак, автобус шыгрым тулы! Безнең билетлар алдан алынган, әмма водитель утыртмый. Ишеген дә ачмый, “урын юк!” ди. Кузгала башлады бу. Шунда җизни алдан автобусның бамперына тотынды да җибәрми, тагылып бара. Без яныннан йөгерәбез. Автобус Зорге урамына чыкты. Ә җизни һаман китми: “Утыртасың! Безнең билетлар алынган бит!” ди. Аптырагач, туктады водитель. Ә апа һаман юк, йөри кибетендә. Без өчәүләп кысыла-кысыла кереп бастык. “Апаны да көтеп торыгыз әле” дип булмый бит инде... Кайтып киттек шулай. Ә апа без кайтканчы авылга кайтып җиткән иде ул! Такси белән. иркенләп утырып...
Элек автобусларда шулай йөри идек бит...