Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
31 декабрь 2022, 17:25

Композитор Флера Шәриповадан күңелле Яңа ел хатирәсе

2000 Яңа ел иде ул...

Композитор Флера Шәриповадан күңелле Яңа ел хатирәсе
Композитор Флера Шәриповадан күңелле Яңа ел хатирәсе

2000 Яңа ел иде ул. Флорида апамнар өй төзиләр иде. Өйләренең ике каты да күтәргән, әмма беренче катның идәне дә җәймәгән иде. Икенче катның гына идәне бар. Анда менәргә әле баскычы да эшләнелмәгән. Яңа гасыр, Яңа 2000 елны яңа йортта каршы алыйк дип, тактадан менеп, шул икенче катка матур итеп табын кордык. Бик күңелле итеп бәйрәм үткәргән идек.
Балаларның берсеннән-берсе уздырып җырлаган-биегәннәре, шигырь сөйләгәннәре әле дә күз алдында.
Өч бертуган бергә булу, балаларыбызның күмәкләшеп шау-гөр килеп концерт куюлары — шуннан да олы бәхет буламы икән?
Туганнар белән әле дә бердәмбез, бәйрәмнәр гөрләп үтә. Тик шул төзелеп бетмәгән өйдә Яңа 2000 елны каршы алуыбыз хәтердә уелып калган.
Киләчәктә дә шулай туганлык җепләр нык булып, бергә-бергә гомер кичерергә язсын!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: