Йолдызлар тормышыннан
31 Декабря 2022, 12:21

Гөлназ Биктимеровадан кызыклы Яңа ел хатирәсе

Яңа ел көнне әти белән Кыш бабай һәм Карсылу костюмнары киеп...

Гөлназ Биктимеровадан кызыклы Яңа ел хатирәсеГөлназ Биктимеровадан кызыклы Яңа ел хатирәсе
Гөлназ Биктимеровадан кызыклы Яңа ел хатирәсе

Яңа ел көнне әти белән Кыш бабай һәм Карсылу костюмнары киеп, танымаслык итеп грим салып, туганымның балаларын (племянникларымны була инде) котларга киттек. Әни - диджей, музыка куеп торучы. Котладык, шигырьләр сөйләттек.  “В лесу родилась елочка”ны нык моңлы җырладым шикелле, баланың күзеннән яшьләр чыкты.  Бүләкләр бирдек тә, танымадылар дип сөенеп,  “Сау булыгыз,балалар!” дип хушлаша-хушлаша ишеккә таба атлый башладык. Балалар арттан озата барганда: “ Пока, Гөлназ! Пока, картәтәй!”- дип әйтеп куймасыннармы! 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас